Балтач имамнары елга нәтиҗә ясады

04 декабрь 2014 ел 09:59

3 декабрьдә Балтач җәмигъ мәчетендә район имамнары елга нәтиҗә ясадылар. Район имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үткән җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәт аппараты җитәкчесе Ришат Хамидуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс Җиһаншин, Балтач имамнары һәм мөгаллимнәре катнашты.

Коръән укудан башланып киткән җыелышта Җәлил хәзрәт ел дәвамында мөхтәсибәттә башкарылган эшләр белән таныштырды. Мөхтәсиб районда төрле курслар оештырылуына, зурлап балалар сабан туе үткәрелүгә тукталды. Мәчетләр эшчәнлеге хакында сөйләде. Җәмигъ мәчете янына мәдрәсә өчен яңа корылма төзелгән. Бүгенге көндә Балтачта  тагын ике мәчет төзелеп килә, шуларның берсендә төзелеш тәмамлану алдында.

Чарада катнашкан Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти исеменнән мөхтәсибкә, район имамнарына рәхмәтен җиткерде. Ул актив имамнарга һәм мөгаллимнәргә мөфтинең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хамидуллин “Хузур” нәшрият йорты эшчәнлеге хакында сөйләде. Имамнар исә квартал саен нәшер ителә торган “Шура” журналы дини эшчәнлек алып баруда бик тә файдалы кулланма булу хакында әйттеләр.  Шулай ук җыелышта быел хаҗга баручылар катнашты һәм алар  хаҗ сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен нәзарәткә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында җирлекнең икътисади ягы һәм дианара мөнәсәбәтләр турында җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана