"Азан" радиосы туган көненә видеоролик әзерләде

04 декабрь 2014 ел 09:40

«Азан – Ислам авазы» республиканың беренче интернет-радиосына октябрь аенда бер яшь тулды. Бу уңайдан әзерләнгән видиоклип интернет кырында барлыкка килгән мөселман радиосының бер елдагы эшчәнлеге хакында сөйли.

 “Азан” радиосы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең медиапроекты буларак, 2013 елда мөфтият каршында эшләүче “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә гамәлгә куелды. Радионың идея авторы – Татарстан мөселманнарының рухи тормышын әйдәп баручы  республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.  

“Азан” радиосы ул,  динебезгә илтүче бер юл һәм рухи сорауларга җавап табарга ярдәм итүче чыганак. Мөселман интернет радиосы җәмгыятьнең рухи-әхлакый һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерүдә нәтиҗәле чара булып тора.

Радионың төп бурычы киң җәмәгатьчелеккә Ислам кыйммәтләрен җиткерүдән гыйбарәт. Рус һәм татар телләрендә Татарстан хәзрәтләре вәгазьләре, имамнар белән әңгәмәләр тәкъдим ителә. Динебез аша тынычлык, дуслык, мәрхәмәт, хөрмәт төшенчәләре аңлатыла.

Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрнең алга китүе кешеләр аңына йогынты ясауның күп төрле мөмкинлекләрен бирә.

Юлыбызда очраган авырлыкларны күтәрергә, җиңәргә, рухи ныклыгыбызны сакларга Ислам булыша. Ислам бүгенге заман белән бергә атлаучы дин. Исламда кешенең дөньяга килгәннән башлап, Кыямәт көненә кадәрге тормышына кагылышлы бар сорауларга җавап табарга мөмкин. “Хузур” нәшрият эшчәнлеге динебез асылын аңларга ярдәм итә һәм мөселманнар актив рәвештә инновацион технологияләрне кулланып, үзләре үк мәгълүмат мәйданнары булдыралар. Бүгенге көндә “Хузур” кыска вакыт эчендә киң таралыш алган интернет проектлар: «Islam-today.ru», «Хузур-ТВ» интернет телевидение, “Азан – Ислам авазы” интернет радиосы эшчәнлеген тормышка ашыра.

“Азан” радиосында сәгать саен «Ислам-Тудей» сайты хәбәрләре, экспертлар фикерләре бирелә. Көн саен радионы 9дан артык илдә тыңлыйлар. Тыңлаучылар географиясе: Россия, Казахстан, Украина, Кыргызстан, Азербайҗан, Төркия, АКШ, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Бөекбритания. Атналык аудитория 5 меңнән артык кешегә җитә.

“Азан” радиосы – Коръән аятьләре яңгырый торган радио. Изге китапны тыңлау күңелләребезне нурлы итә. Изге китапның күңелләребезгә ясаган тәэсире - дөньяның иң гаҗәп бер күренеше.  

“Азан” интернет радиосы – намазга чакыручы һәм гыйлемгә илтүче заманча дәгъват. Тәфсирләр, гакыйдә, фикъһы сабаклары... – болар барысы дини гыйлемебезне арттыра, рухи мирасыбызның кадерен үстерә, киң җәмәгатьчелеккә тарата.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана