Казанда “Татарстанда җәмәгать куркынычсызлыгы” темасына түгәрәк өстәл үткәреләчәк

04 декабрь 2014 ел 13:25

5 декабрьдә “Ярдәм” мәчетендә “Татарстанда җәмәгать куркынычсызлыгы” темасына түгәрәк өстәл була. Бу турыда Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм мәчете” имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.

Әлеге түгәрәк өстәлне “Ярдәм” фонды, “Правопорядок” җирле иҗтимагый оешмасы һәм “Тренд” яшьләр үзәге ТР МДН ярдәме белән оештыра. Чарада наркомания, алкоголизм, үз-үзеңә кул салу һәм законсыз уен бизнесы оештыру кебек афәтләр турында фикер алышу көтелә.

Очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура, Россия һәм Татарстан иҗтимагый палатасы, Дәүләт Советы, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы  вәкилләре катнашачак.

Түгәрәк өстәл 5 декабрьдә сәгать 10.00 башлана.

Серов урамы 4а йорты (“Ярдәм”мәчете)

Регистрация сәгать 9.30 башлана.

Координатор Ринат Нуриев 89172295577

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана