Яшел Үзәндә мөселманнар авыру балаларга ярдәм күрсәтәләр

04 декабрь 2014 ел 13:38

3 декабрьдә Яшел Үзән мәдәният йортында инвалид балаларга ярдәм итү ниятеннән хәйрия концерты үткәрелде. Әлеге хәйрия чарасын районның “Нур” фонды “Барс медиа” группа-компаниясе, Яшел Үзән шәһәре хакимияте ярдәмендә уздырды.

Чарада район имам –мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин катнашты. Хәйрия концерты аның Изге китап сүзләрен җиткерүе һәм мәрхәмәтле булырга чакыруы белән башланып китте.

“Нур” физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фондын мөселман гаиләсе – Баһавиевлар гаиләсе гамәлгә куйды.  Алар “Балалар балаларга” дип аталган күргәзмә-ярминкә дә оештырдылар. Ярминкәдә балалар ясаган кул эшләнмәләре сатылды, шулай итеп 55 меңгә якын акча җыя алдылар. Әлеге акча инвалид балаларга махсус җиһазлар алу өчен тотылды, дип хәбәр  итәләр Яшел Үзән мөхтәсибәтеннән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана