Һәр җомга Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ислам институында гыйбәдәт буенча лекция алып бара

05 декабрь 2014 ел 10:50

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россия Ислам инстиутының Ислам фәннәре факультеты студентлары өчен гыйбадәт буенча лекциясе була. Ул һәр җомга саен билгеле галим Әхмәд бин Мөхәммәд Әбүлхөсәен  әл Күдүринең “Мүхтәсәр әл Күдәри” китабы буенча укыта.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның, татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралашучы Коръән-хафиз булуы мәгълүм. Аның фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәте (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) бар. Шулай ук ике төрле хатта буенча иҗазәте бар: нәсх һәм рука (бу очракта Изге Коръәннең беренчел формасын укып тапшыруга махсус рөхсәт).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана