Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең утырышы булды

05 декабрь 2014 ел 12:49

4 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясенең утырышы булды. Аның эшчәнлегендә Татарстанның баш кызые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең уку-укыту буенча җаваплы урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтинең урынбасары, Гаилэ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Россиянең башка регионнарындагы дини оешмалар вәкилләре катнашты.

Бу очрашу V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын оештыру мәсьәләләрен карауны күз уңында тотып оештырылды. Комиссия рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин чара башында ук катнашучылар каршында булачак форумның форматын һәм аның үзәк темаларын ачыклауны максат итеп куйды.

Монардан тыш, очрашуда Болгарда ислам уку-укыту үзәген оештыру, аны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Комиссия әгъзалары регионнардагы проблемалы мәсьәләләр турында да сөйләште. Мәсәлән, Мәскәү кунагы Ренат Әбәнов дини оешмалар һәм милли автономияләр арасында тыгыз элемтә булмау турында әйтте. Үзенең чыгышында бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бару кирәклегенә басым ясады.

Утырыш проблемалы мәсьәләләрне ачыклау белән генә чикләнмәде, ә уңай тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Мәсәлән, Самара кунаклары “Ислам, уңыш һәм син” проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында булачак форумның төп тезислары теркәлде.

Искәртеп үтәбез, бу чара 2014 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумы кысаларында узды. Чараларда Россия Федерациясенең 54 регионыннан, Татарстан Республикасыннан, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы билгеле. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, татар зыялылары, Россия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана