Болгар экскурсоводлары өчен махсус курслар оештыралар

08 декабрь 2014 ел 09:15

Болгарда гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды. Ул  Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы экскурсоводлары өчен оештырылды.

Кусларны ачу тантанасында ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры  Фәргат Мөхәммәтов, Болгардагы Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов.

Нияз хәзрәт үзенең чыгышында туристларның Болгар  һәм аның ислам белән бәйле бай мәдәни мирасына карата кызыксынулары елдан-ел арту турында сөйләде. Әлеге курсларның исламның төп төшенчәләре белән танышырга һәм гарәпчә укырга өйрәнергә мөмкинлек бирүе турында да әйтте.

Укулар атнага ике тапкыр ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинсында уздырыла. Аларны Руслан хәзрәт Фәхретдинов алып бара.

 Курслар апрель аены кадәр дәвам итәр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана