Татарстан казыйларының чираттагы җыелышы үтте

08 декабрь 2014 ел 14:21

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт  Хәйруллин һәм республиканың төрле төбәк казыйлары катнашты.

Алар Голәмәләр шурасы тарафыннан эшләнгән талак һәм никах мәсьәләләренә кагылышлы положенияләрны тикшерделәр. Бу документлар әлеге мәсьәләләрне караганда ислам хокукы нормаларын куллануны көйли. Мәсәлән, никахка бәйле документта төп положениядән тыш, никахның шарты, аны теркәү һәм үткәрү үзенчәлекләренә бәйле матдәләр бар. Аерым алганда, җыелышта аларга төрле тәкъдимнәр һәм өстәмәләр кертелде.

Монардан тыш, җыелышта халыктан килеп ирешкән  мәсьәләләр дә каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана