Әмәт бистәсе "Өмет"ле

08 декабрь 2014 ел 16:20

Әмәт бистәсендә күптән көтелгән “Өмет” мәчете эшли башлады. Күптән көтелгән дим, чөнки мәхәлләсе байтак еллар элек оешса да, мәчет төзү һаман тоткарланып килде. Мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев исә, гасырлар буе көтелгән, дигән фикердә. “Үзем туктаган чыганакларга караганда, Явыз Иван Казанны алган вакытта бу урында Әхмәт байның җирләре булган. “Әмәт” “Әхмәт”тән алынган булса кирәк, чөнки татарлар элек Әхмәтне – Әмәт, Мөхәммәтне – Мәмәт дип кыскартып әйтә торган булганнар бит. Шуннан соң инде бу җирдә татарның әсәре дә калмый, кирәк вакытта мулланы да читтән китертәләр. Казанның тарихы урынында бу – безнең беренче мәчетебез”, - ди хәзрәт.

Мәхәлләнең оешуы 90 нчы еллар ахырына туры килә, бистә активистлары - Дания, Тәскирә абыстайлар, өйдән-өйгә йөреп, мәчет төзелеше өчен акча җыя башлый. Әмәт бистәсенең ул вакыттагы җитәкчесе Альберт Сәяхов тырышлыгы белән 2005 елда төзелешкә җир бүлеп бирелә. Монда башта йортлар булган, безнең нигез, дип әле дә корбан чалырга килүчеләр бар икән. Берничә ел машина кую урыны вазифасын үтәгәннән соң, Аллаһның рәхмәте белән, әлеге 21 сутый җир кишәрлеген мәчеткә бирәләр. Бик зур мәчет проекты төзелә, документация эшләнә. Мәхәллә имамы итеп Рәшит хәзрәт Хәмидуллин сайлана. Аннан соң 2009 елда бу вазифаны Рөстәм хәзрәт Әхмәтшин дәвам итә. Шул ук елны нигез чокыры казыла, ләкин акча булмау сәбәпле төзелеш туктап кала.

2011 елны мәхәллә халкы Мәккәдәге Уммуль-Кура университетында гыйлем алган Равил хәзрәт Бикбаевны имам-хатыйб итеп сайлап куя. Күпләр Равил хәзрәтне үтемле вәгазьләре аша белә. Имамлык вазифасы өстенә ул әле Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә дә эшли, “Хузур” нәшрият йортында актив эшчәнлек алып бара.

- Ул проектны тормышка ашыру өчен бик күп акча кирәк иде, - дип сөйли Равил хәзрәт. - Мәхәлләдәге актив картлар, әбиләр белән киңәшләшкәндә алар да: “Безгә зур мәчет булмаса да ярый, әмма затлы булсын, кирпечтән булсын, янәшәдән тимер юл уза бит - читтән балкып күренеп торсын”, - дигән теләкләрен белдерделәр. Шулай итеп, проектны бераз үзгәртергә туры килде, 2012 елның җәендә төзелешне башлап җибәрдек. Бер ел эчендә нигезен, диварларын күтәрдек, кыш көне түбәсен яптык. Намаз уку заллары, керү юллары әзер, инде хәзер – аскы катта уку бүлмәләрен, таһәрәтханәне эшләп бетерәсе, ишегалларын тәртипкә саласы бар. Мәхәллә халкы, Диния нәзарәте һәм иганәчеләребез ярдәменнән башка, әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгу һич мөмкин түгел иде. “Винербергер” оешмасы бушка кирпеч бирде, “Кулонстрой”ның да ярдәме зур булды.

Мәчет әлегә рәсми төстә ачылмаса да эшли башлаган инде. Узган елның 3 августында тантаналы төстә манарасына ай куелып, беренче тапкыр өйлә намазы укылган. Хәзерге көндә җомга намазына 100 әр кеше җыела икән. Узган елдан башлап Гает намазларын да биредә укыганнар. Коръән түгәрәгендә унлап бала йөри (өчесе – имам-хатыйбның үзенекеләр), абыстайлар дәрес бирә.

... Мәчет калкулыгыннан метро станциясенә төшкәндә, тагын бер кат артка борылып карадым да, чыннан да, хыяллары тормышка ашкан бит Әмәт әбиләренең, дип уйлап куйдым. Мәчетләре җыйнак кына, әмма затлы булып, ерактан балкып тора. Күркәм эшчәнлеге белән дә бөтен Казаныбызда балкырга насыйп булса иде.

Мәрьямбану ХАФИЗ, "Дин вә мәгыйшәт"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана