Бүген IT-паркта Халыкара ришвәтчелеккә каршы көн уңаеннан түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.
Сөйләшүдә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башка рәсми затлар катнашты. Чарада коррупциягә каршы юллар барланды, нәтиҗәләр ясалды.