Татарстан мөфтиенә Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең үсеш планын тәкъдим иттеләр

10 декабрь 2014 ел 11:18

9 декабрьдә «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексында Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең эшче төркеменең утырышы булды. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында җәмгыятьттә рухи-әхлак һәм дини кыйммәтләрне тергезүдә бизнесның өлеше зур булуы турында әйтте. Оешманың даими әгъзалары санын арттыру ягында булуы турында сөйләде.

Марат Кабаев җитәкчелегендәге ассоциация аңа үсеш планын тәкъдим итте.Очрашуда бүгенге көндә үсеш кичергән хәләл-индустрия турында да сүз булды. Катнашучылар Татарстанның бу өлкәдә югары потенциалга ия булуына басым ясады һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Искәртеп үтәбез, күптән түгел Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршында 10 кешедән торган эшче төркем төзелде.  Анда эшкуарлар һәм ислам бизнесы, финаслар белән шөгыльләнүче белгечләр керде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана