Биектау имамнары шәһадәтнамәле булды

10 декабрь 2014 ел 14:13

Бүген Биектау имамнарына шәһадәтнамә тапшыру тантанасы үткәрелде. Авылларда дини эшчәлекне әйдәп баручы дин әһелләренә имамлык вазыйфасын раслый торган шәһадәтнамәләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.

Барлыгы 40 имам шәһадәтнамәгә ия булды. Тәлгать хәзрәт Гайфуллин районның имам-мөхтәсибе вазыйфасына расланды.

Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Хәләл” комитеты һәм нәзарәтнең яшьләр бүлеге белгечләре, хакимият вәкилләре катнашты.

Шәһадәтнамәләрне тапшырганчы мөфти имамнарга нәсихәтләрен җиткерде,  эшләрендә уңышлар теләде, аннары имамнарның сорауларына җавап бирде. Район мөхтәсибе белән очрашып җирлектәге дини вәзгыять хакында сөйләште. Мөхтәсиб мөфтине  2014 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге белгечләре имамнарга яшьләр белән эшләү юллары хакында җиткерделәр.

Имамнар белән очрашудан соң мөфти Камил хәзрәт Биектаудагы мәдрәсә төзелешен карады.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана