Арча мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклашты

11 декабрь 2014 ел 11:31

10 декабрьдә Арча шәһәренең “Көнбатыш бистәсе” мәчетендә Арча районы мөгаллимнәре семинары булып узды.  Семинарда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзәратенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, дини әсбаплар авторы Камил хәзрәт Вәлиуллин катнашты.

Мөгаллимнәр чарасы Арча районының мөхтәсибе,  “Көнбатыш бистәсе”нең имам-хатыйбы  Раил хәзрәт Гыйләҗевнең хәер –фатихасы белән башланып китте. Раил хәзрәт районда  алып барылган уку-укыту эшләре хакында сөйләде.  Дини гыйлем бирүне мөфтият кабул иткән бердәм программалар нигезендә алып барырга кирәклеге хакында ассызыклады.

Фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин мөгаллим-мөгаллимәләргә тырыш эшчәнлекләре өчен мөфтият исеменнән рәхмәт белдерде. Уку-укытуда үзебезнең мирасыбызга, хәнәфи мәзхәбенә таянып белем бирергә кирәклеге хакында әйтте.

Камил хәзрәт Вәлиуллин исә мөгаллимнәргә үзе бер дәрес уздырды. Ничек итеп Ислам фәннәрен укытырга, нинди методикалар кулланырга кирәклеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләде,  слайдлар күрсәтеп аңлатты.

Семинарның икенче өлешендә сүз район мөгаллимнәренә бирелде. Районның танылган педагогы Шакирова Зәбидә Гаяз кызы “ачык дәрес” үткәрде. Ул балаларга гарәп хәрефләрен таныту, әдәп-әхлак фәннәрен сеңдерү кирәклеге хакындагы методик алымнары турында чыгыш ясады. Килгән кунаклар, шулай ук мөгаллим-мөгаллимәләр мөгаллимәне бик кызыксынып тыңладылар.

Мәчетнең бер сыйныфында район укытучыларының уку - укыту методикалары күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Мөхтәсибәт тарафыннан дини сабак бирүче мөгаллимнәр өчен махсус оештырылган ошбу чарадан барлык катнашучылар да бик канәгать булып таралыштылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген, 11 декабрьдә мөгаллимнәр конкурсы уздырыла. Конкурста иң яхшы мөгаллимне ачыклаячаклар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана