“Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады” мәктәбе укырга чакыра

11 декабрь 2014 ел 13:47

9-22 декабрь көннәрендә КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты “Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады” дип аталган кышкы мәктәп укуларын оештыра. Бүген укуларны ачу тантанасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт  фәнни-гамәли чарада катнашучыларны сәламләде. "Бүгенге көндә Россия Ислам дөньясын яңадан ача. Ислам илләре белән хезмәттәшлек үсә. Безнең ил белән чит илләр арасында хезмәттәшлекне алып бару өчен ислам икътисады, хокукы белгечләре булуы әһәмиятле. Шулай ук бу укуларда теләгән һәркем үзенең ислам белән бәйле гыйлемен ныгыта, үстерә ала", - диде Рөстәм хәзрәт. 

Мәктәп программасы ислам икътисады-хокукы юнәлешенең таныла баруын, Россиядә бизнесны алып баруда ислам нигезләренә таяну күренеше артуын, ислам хокуклары һәм икътисады белгечләрен әзерләү мөһимлеген күздә тотып үткәрелә.

Ике атналык укуларда түбәндәге юнәлешләрдә белем туплау тәкъдим ителә:

1. Ислам хокукына кереш.

2. Россиядә ислам икътисад- хокук модельләрен тормышка ашыру.

3. Ислам икътисады һәм  хокукы чит илләрдә.

Кышкы мәктәп укулары кысаларында 22 декабрьдә “Бүгенге заманда Россиядә ислам икътисад- хокук модельләрен төзү һәм тормышка ашыру” дигән темага фәнни-гамәли түгәрәк өстәл уздырыла. Сөйләшү ТР Президенты Аппараты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, алдынгы банклар, инвестиция компанияләре вәкилләре катнашында оештырыла.

Мәктәп программасы биредә:

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана