Арчада иң үрнәк мөгаллимәне ачыкладылар

12 декабрь 2014 ел 10:38

11 декабрьдә  Арчаның “Көнбатыш бистәсе” мәчетендә мөгаллимнәр бәйгесе булып узды. Чараны район мөхтәсибе, “Көнбатыш бистәсе”нең баш имамы Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде. Хәзрәт бәйгедә катнашучы мөгаллимәләргә уңышлар теләде.

Бәйге өч турда узды. Беренче турда мөгаллимәләр дини сорауларга җавап бирделәр. Иң күп дөрес җавап бирүчеләр икенче турга узды. Икенче турда мөгаллимәләрнең тәҗвид гыйлеме тикшерелде. Һәрбер мөгаллимәгә тәҗвид кагыйдәләре язылган битләр таратылды. Шул кагыйдәләргә туры килгән мисаллар язарга кирәк иде. Өченче турда  исә мөгаллимәләргә аятьләр, зикерләр язылган транскрипция таратылды, шуны гарәпчә дөрес итеп язу соралды.

Матур традициягә әйләнеп баручы чараны мәчет имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин һәм район мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина алып барды.

 Чара кысаларында  “Көнбатыш Бистәсе” мәчетенең икенче имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин үтемле итеп вәгазь сөйләде. Шулай ук чарага кунакка килгән  Кувәйт дәүләте дәгъват белгече, шәригать фәннәре докторы Мүгәз Бәянуни һәм РИИ мөгаллиме Оймәхмәт хәзрәт Мәликов вәгазьләрен мөгаллимнәр бирелеп тыңладылар.  

Мөгәллимнәр конкурсы нәтиҗәләре:

беренче урын - Габрахманова Нурания ханым  (Шушмабаш авылы);

икенче урын - Галиуллина Фәридә (Наласа); Гарипова Зәйтүнә ханым (Яңа Кырлай);

өченче урын - Гарифова Әминә ханым (Кәче), Хакимова Алсу (Арча),  Мөхәммәтҗанова Фирдәния (Хәсәншәйх).

Җиңүчеләргә электрон Коръән, кәрәзле телефоннар бүләк ителде.  Бәйгедә катнашкан башка мөгаллимәләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Арча мөгаллимнәренә  “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар өләшенде.

Узган ел Арча мөхтәсибәтендә “Иң яхшы мөгаллим”  дигән дәрәҗәле  исемгә Кенәр авылы лаеклы булса, быел Шушмабаш авылы алга чыкты һәм күчмә вымпел аларга күчте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана