11 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Бәйбит Мырзагильдиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов һәм ТР МДНнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов катнашты.
Очрашуда хәләл-индустрия өлкәсендәге төп тендецияләр, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сүз барды. Кунакта ТР МДНнең “Хәләл” стандарт комитетының эшчәнлеге аеруча зур кызыксыну уятты.
Искәртеп үтәбез, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте күптән түгел “хәләл” маркировкасы астында чыгучы продукцияне стандартлаштыру һәм контрольда тоту эшчәнлегенә кереште. Моның турында Египетта күптән түгел хәләлгә багышланган фәнни конференциядә Казахстан мөфтие хәбәр иткән иде.
Бүген Казахстан кунакы “Хәләл” стандарт комитеты җитәкчелеге белән очраша. Визит кысаларында Бәйбит Мырзагильдиев хәләл продукция җитештерүче предприятияләр һәм “Бәхетле-Хәләл” супермаркетының эшчәнлеге белән танышыр дип көтелә.