Мөселман яшьләре үз проектларын тормышка ашырырга тели

12 декабрь 2014 ел 15:20

11 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә  яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре, “Мәхәллә 2.0” мөселман лидерлары мәктәбен оештыручылар һәм әлеге мәктәптә шөгыльләнгән яшьләрнең очрашуы үткәрелде.  

Анда мөселман яшьләренең мәктәптә алган белем һәм күнекмәләре, нәтиҗәләр  турында сөйләнелде. Җәмгыятебез өчен аеруча әһәмиятле булган проектларны алга таба тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Проектлар арасында уку йортлары һәм зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачу, татар җәмәгатьчелеге турында фильмнар әзерләү кебек яшьләрне бик тә кызыксындырган эшләр бар. Проект авторлары үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, ә яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпне оештыручылар аларга җавап биреп, сорауларның чишелеш юлларын тәкъдим итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана