11 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре, “Мәхәллә 2.0” мөселман лидерлары мәктәбен оештыручылар һәм әлеге мәктәптә шөгыльләнгән яшьләрнең очрашуы үткәрелде.
Анда мөселман яшьләренең мәктәптә алган белем һәм күнекмәләре, нәтиҗәләр турында сөйләнелде. Җәмгыятебез өчен аеруча әһәмиятле булган проектларны алга таба тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Проектлар арасында уку йортлары һәм зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре ачу, татар җәмәгатьчелеге турында фильмнар әзерләү кебек яшьләрне бик тә кызыксындырган эшләр бар. Проект авторлары үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, ә яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпне оештыручылар аларга җавап биреп, сорауларның чишелеш юлларын тәкъдим итте.