Баулыда 11 имамга шәһадәтнамә тапшырылды

15 декабрь 2014 ел 09:50

Баулы районында 11 имамга  шәһадәтнамәләр тапшырылды һәм балалар арасында викторина үткәрелде. Шәһадәтнамә тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм хәзрәт чарада катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.  

Шулай ук бу көнне балалар арасында дини викторина уздырылды. Беренче урынны кызыл-Яр авылыннан Җәмилә Җамалетдинова алды.

Викторинада катнашкан барлык балаларга ТР МДНнең “Зәкят” фонды әзерләгән бүләкләре, күчтәнәчләре таратылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана