Камил хәзрәт милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнаша

15 декабрь 2014 ел 10:23

Бүген, 15 декабрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Кремлендә үткәрелүче Татарстан Президенты милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советы утырышында катнаша.

Рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, министрлар, төрле ведомство вәкилләре катнаша.

Утырышта сүз милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр, дини һәм милли җирлектә конфликтлар килеп чыгуны кисәтү, дәүләт органнары белән иҗтимагый институтлар, мәгълүмат чаралары арасында экстремизм күренешләренә каршы бердәм хезмәттәшлек булдыру хакында бара.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана