Бүген, 15 декабрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Кремлендә үткәрелүче Татарстан Президенты милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советы утырышында катнаша.
Рәсми чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, министрлар, төрле ведомство вәкилләре катнаша.
Утырышта сүз милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр, дини һәм милли җирлектә конфликтлар килеп чыгуны кисәтү, дәүләт органнары белән иҗтимагый институтлар, мәгълүмат чаралары арасында экстремизм күренешләренә каршы бердәм хезмәттәшлек булдыру хакында бара.