18 ноябрьдән алып 14 декабрьгә кадәр Чаллының “Ак мәчет” мәчет-мәдрәсәсе мәхәлләсендә икенче мәртәбә өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды.
Әлеге мөселманнар оештырган спорт чарасында барлыгы 50 кеше катнашты. Алар арасында мәчеткә йөрүчеләр дә, мәдрәсәдә укучылар да бар иде.
14 декабрьдә турнирга йомгак ясалды. Финал уеннарда 4 уенчы ярышты.
Җиңүчеләр:
1 урын – Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов;
2 урын – Мөхәммәд Шәрәфиев;
3 урын – Әбүбәкер Оркчеев;
4 урын –Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев.