ТР МДН делегациясе XI “Шыгырдан укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

15 декабрь 2014 ел 11:33

Бу ялларда Чуашстанның Шыгырдан авылында XI “Шыгырдан укулары”  төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул “Мәдәният елы” һәм Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте 20 еллыгы уңаеннан уздырылды. Бу юлы җәмәгатьчелек авыл җирлегендә ислам мәдәнияте темасы буенча фикер алышты.

Конференциядә ТР МДНнең делегациясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары, РИИ ректоры   Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкләде. Делегациягә Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең президенты Марат Кабаев һәм Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров керде.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән Рәфыйк Мөхәммәтшин сәләмләде. Ул авылда ислам мәдәниятен саклау һәм тергезү эшчәнлегенең, “Шыгырдан укулары” проектының әһәмияте турында сөйләде.

Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең президенты Марат Кабаев Шыгырдан авылы белән якыннан танышканнан соң, оешманың киләсе утырышын Шыгырданда уздырырга теләүе турында белдерде.  

Чыгышлардан тыш, катнашучылар төрле тематик секцияләрдә эшләде.

Шуны билгеләп үтергә кирәк, “Шыгырдан укулары”  чарасының авторитеты елдан-ел арта. Укулар кысаларында күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Борнаш исемендәге премияне тапшыру да күркәм традициягә әверелде.

Быел бу премия “Ел мәгърифәтчесе”, “Ел җәмәгать эшлеклесе”, “Ел спортчысы” һәм “Ел ватанпәрвәре” номинацияләрендә тапшырылды.

Укулар авыл мәдәният йортында татар эстрадасы җырчылары катнашындагы зур концерт белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана