Казан үзәгендә тәүлек дәвамында Коръән укылачак

15 декабрь 2014 ел 13:06

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Коръән хафизлары белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин катнашты.

Бүгенге көндә нәзарәт тарафыннан Кол Шәриф мәчетендә  тәүлек дәвамында Изге китапны укуны оештыру эшләре  алып барыла. Изге китапны укучылар өчен мәчетнең беренче катында махсус урын булачак. Шулай ук Казан үзәгендә оештырылган Коръән укуны интернет аша онлайн трансляциядә карап булачак.

Татарстан мөфтие Коръән хафизларга менә шул хакта җиткерде. “Республикада беренче тапкыр өзлексез Коръән укырбыз һәм җиребезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап догалар кылырбыз. Аллаһы Тәгалә Изге китапны укуыбызны, догаларыбызны кабуллардан итсә иде”, - диде мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана