Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында Иҗтимагый совет төзелде. Аның составына Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр керде.
12 декабрьдә Казанда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Иҗтимагый советының беренче утырышы узды. Совет утырышын ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов ачты.
Тавыш бирү юлы белән Иҗтимагый советның рәисе сайланды. Ул вазифаны Ислам Әхмәтҗанов биләде, рәистәше Ирина Терентьева булды.
Беренче утырыш барышында Татарстан медиатармагын үстерүгә багышланган мәсьәләләр хакында фикер дә алышынды.
Совет составына танылган журналистлар, тармакның элеккеге җитәкчеләре, дин әһелләре керде. Алар арасында татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр да бар. Утырышта ул үзенең фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты.