"Азан" радиосы тапшыруларын тыңларга, карарга һәм сорау биреп, аларда катнашырга да була

16 декабрь 2014 ел 15:44

«Азан» - Ислам авазы интернет радиосында һәр атнаның пәнҗешәмбе иртәсендә, турыдан-туры эфирга "Ислам тәгълимәтләре" тапшыруы чыга. Тапшыру кунаклары - Казан шәһәре мәчетләрендә имамлык итүче укымышлы хәзрәтләр, дин белгечләре.

Яңа тапшырулар, кызыклы әңгәмәләр , интерактив аралашу -болар барысы да бүгенге көн таләбе. "Азан" - Ислам авазы интернет радиосы  менә шуларны күздә тотып, студия кунаклары, тыңлаучылар  белән бергә борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшә һәм бергәләп чишү юлларын эзли.

Хэзер “Азан” тапшыруларын  радиодулкыннар аша ишетеп кенә калмыйча, телеэкраннар аша күзәтеп бару мөмкинлеге дә бар.Моның өчен бары радио сайтына  http://radioazan.ru/ кереп "Сетевизор" дигән бүлеккә басу җитә. Һәм сез радио тыңлаучыдан телевизор караучыга әвереләсез!

18 декабрьдә  иртәсендә Азан радиосы  студиясенең даими кунагы Авиатөзелеш районының Салихҗан мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт Ибраһимов кабат микрофон алдында.

Узган тапшыруларда алып баручы Эльвира Мутавалова Нурислам хәзрәт белән берлектә хәләл һәм хәрәм  турында тапшырулар циклын ачып җибәргән иде.

Чираттага яңа тапшыру шушы циклдан, гаилә, гаилә коруның асылына,  ир һәм хатын, аларның бер-берсенә карата хакларына багышлана.  Шулай ук сүз никах, талак мәсьәләләре турында барачак.  Әгәр шушы темага кагылышы сорауларыгыз бар икән, рәхим итеп студиягә шалтырата аласыз.Тел.8(843) 2020797. Электрон адресыка языгыз radioazan@mail.ru. "В контакте" социаль челтәрендә  төркемгә кушылып, www.vk.com/radioazan сорауларны  биредә дә язып калдыра аласыз. "Азан" интернет радиосы сезнең фикерләрне-сорауларны көтә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана