Камил хәзрәт Болгарда имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырды

17 декабрь 2014 ел 13:16

Бүген Спасс районының 13 имам-хатыйбына шәһадәтнамәләр тапшырылды. Шулай ук районның имам-мөхтәсибе итеп 4 елга Фәрхәт хәзрәт Минсагыйров расланды.

Авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнарга шәһадәтнамәләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Әлеге чарада Спасс районы җитәкчесе Камил Нугаев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казыйлар, нәзарәт вәкилләре катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт барлык имамнарга рәхмәтен белдерде һәм традицион ислам кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. Моннан тыш дини гыйлем бирүгә аерым игътибар итәргә чакырды.

Район җитәкчесе дә дин әһелләренә тәрбияви эшчәнлек алып барулары, милләтара татулыкны саклауга  зур тырышлык куйганнары өчен җирлектә яшәүчеләр исеменнән рәхмәт әйтте.

Шәһадәтнамә тапшыру тантанасыннан тыш Камил хәзрәт район җитәкчесе белән аерым очрашып та сөйләште. Бу очрашуда сүз мәхәлләләр торышы турында барды. Шулай ук җитәкчеләр 2015 елда Болгарда Мәүлид бәйрәмен оештыруга кагылышлы сорауларны карадылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана