Россия ислам институты белән танышырга кил

17 декабрь 2014 ел 15:46

20 декабрьдә Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра. Әлеге чара кысаларында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла. 2015 елда институтка керү тәртипләре аңлатыла.

Татарстандагы бердән-бер дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:

- теология,
- лингвистика,
- экономика,
- журналистика.

Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.

Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча  кардәшләребезне укырга чакыра.

 “Ачык ишекләр көне” чарасы сәгать 10.00 дә башлана. Рәхим итегез!

РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19.

Электрон почта: ucheb.otdel_riu@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана