Намаз - Исламның икенче өркене, баганасы. Намаз - мөселманның бу тормышта Аллаһының биргән барлык нигъмәтләре өчен илтифатын, хөрмәтен күрсәткән гамәле. Намаз – раббыбыз белән элемтә булдыручы бер чылбыр кебек. Коръәни-Кәримдә: “Әй, иман китергәннәр, намаз укыгыз һәм сәдака бирегез”,- дип, Аллаһы Тәгалә иман китергән кешеләргә мөрәҗәгать итә.
Китап менә шушы олуг гыйбадәтне башкаруның әһәмиятен, тәртибен аңлата.
Шулай ук китапта намаз гыйбадәтенең бер шарты булган тәһарәткә дә олы әһәмият бирелә.
“Тәһарәт һәм намаз” китабы имамнарга, мөәзиннәргә, мәчет каршындагы башлангыч мәдрәсәләр мөгаллимнәренә һәм шулай ук киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
«Хузур» нәшрият йорты нәшер иткән “Тәһарәт һәм намаз” китабы "Зур Казан" типографиясендә басылды.