Мөфти ислам олимпиадасы җиңүчеләрен котлады

18 декабрь 2014 ел 12:29

Бүген, 18 декабрьдә, Россия ислам институтында ислам дәресләре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпида тәмамланды. Россиякүләм олимпиада җиденче мәртәбә уздырылды. Олимпиадага йомгак ясау тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм гыйлем алу мөһимлеген аңлатып, барлык катнашучыларга зур тырышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Олимпиада 16-19 декабрь көннәрендә ислам уку йортлары шәкертләре арасында үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкес төбәкләреннән, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбур, Сарытау, Ульян, Самара шәһәрләре шәкертләре катнашты. Барлыгы 20дән артык дини уку йорты студентлары гыйлемнәрен сынады. Шунысы сөендерә, олимпиада елдан-ел үсә һәм күбрәк студентларны җәлеп итә.

Тантанада катнашкан РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров шәкертләрне гыйлемле булырга чакырдылар. Илнур әфәнде катнашучыларга Казан мэры Илсур Метшин исеменнән бүләкләр тапшырды.  

ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты олимпиадада катнашучыларның барысын да Казанның 3нче ипи заводы пешергән чәк-чәкләрне күчтәнәч итеп өләште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана