Теләче районында ислам нигезләре буенча балалар өчен махсус оештырыла торган викторинаның чираттагы үткәрелде. Чара Иске Җөри авылында булды.
Викторина Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең нәсихәте белән башланып китте. Балалар ярышын “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Илнур Нуриев алып барды.
Теләче балалары дини сорауларга бик теләп һәм төгәл итеп җавап бирделәр. Беренче мәртәбә берьюлы дүрт бала иң күп баллны җыйдылар.
Беренче урынга исә Коръәнне иң яхшы укучы бала чыкты. Барлык катнашучыларга ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия бүлеге әзерләгән бүләкләр, күчтәнәчләр өләшенде.