Лаешта ислам нигезләре буенча викторинада 40лап бала катнашты

22 декабрь 2014 ел 09:40

Лаеш районының Державин авылындагы мәчеттә ислам нигезләре буенча викторина уздырылды. Әлеге динебез гыйлемнәрен өйрәтә торган чарада 40лап бала катнашты. Лаеш районы мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин балаларга җылы сүзләр белән үзенең нәсихәтләрен җиткерде һәм чарада катнашып җиңүләрен теләде.

Барлык балалар да сорауларга җавап биреп сөендерделәр. ТР МДНнең “Зәкят” фонды балаларга ислам кыйммәтләрен җиткергән өчен Державин һәм Кече елга мәчете имамнарына һәм барлык мөгаллимнәргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Державин авылы мәхәлләсе викторинада катнашкан барлык балалар һәм кунаклар өчен табын да әзерләгән иде.

“Зәкят” хәйрия фонды исә барлык балаларга бүләкләр өләште.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана