ТР МДН “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәре мәчетләрендә Коръән укый өйрәтү түгәрәкләрен алып баручыларга ноябрь ае өчен акчалата бүләкләр тапшырды. Барлыгы 33 дин әһеленә 183 мең сум күләмендә акчалата түләү башкарылды.
Әлеге акча - бер мөселман кардәшебезнең түгәрәкләргә ярдәм итү максатыннан биргән хәйрия акчасы. Изге китапны укырга өйрәтергә, гыйлем таратырга ярдәм итүчеләр булуы шатландыра. Аллаһы Тәгалә аларның үзләрен ярдәменнән ташламасын.