21 декабрьдә Теләче районы Иске Җөри авылында җирле мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Әлеге бәйрәмдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, җирле хакимият вәкилләре, кунаклар, мәхәллә ахлкы катнашты.
Рөстәм хәзрәт бәйрәмгә җыелган халыкны котлап, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Авыл мәчетенең алга таба да динебезгә, авыл халкына хезмәт итүен теләде. Шулай ук хәзрәт район имамнарына дини эшчәнлекләре өчен мөфти исеменнән рәхмәтләр җиткерде. Шуннан соң 25 имамга шәһадәтнамәләр тапшырылды.
Рөстәм хәзрәт Теләче районына сәфәре кысаларында инвалид ятим балалар приютында булды. Биредәге яшәү шартлары белән танышты. Хәзерге вакытта приютны рәсми ачуга әзерлек бара. Бу вакыйга гыйнвар башында булыр дип көтелә.
Билгеле булганча, приют ТР МДНнең өч елга исәпләнгән социаль программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.