Мөфти Ислам икътисадына багышланган фикер алышуда катнашты

22 декабрь 2014 ел 15:57

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Бүгенге заманда Россиядә ислам икътисад- хокук модельләрен төзү һәм тормышка ашыру” дип аталган фәнни-гамәли түгәрәк өстәлдә катнашты.

КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты 9-22 декабрь көннәрендә уздырган  “Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады” укулары кысаларында үткәрелде.

Фикер алышу ислам икътисады-хокукы юнәлешенең таныла баруын, Россиядә бизнесны алып баруда ислам нигезләренә таяну күренеше артуын, ислам хокуклары һәм икътисады белгечләрен әзерләү мөһимлеген күздә тотып оештырылды.

Сөйләшүдә Татарстан Премьео-министрының ислам финанс институтлары белән хезмәттәшлек итү буенча киңәшчесе Линар Якупов, Арбитраж суд рәисе Николай Новиков, Ислам үсеш банкы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана