Кариле авылы мәдрәсәсенә 300 ел

23 декабрь 2014 ел 10:13

5 гыйнварда Балтач районының  Кариле авылында 300 ел элек нигез салынган авыл мәдрәсәсе тарихына багышланган авыл бәйрәме һәм имамнар җыелышы уздырыла.  Мәдрәсә тарихын, мирасын өйрәнү һәм яшь буынга кайтару, җиткерү максатыннан оештырылган чарада район имамнары, галимнәр, мәртәбәле кунаклар катнашыр дип көтелә.

Кариле авылы заманында имамнар әзерли торган Кариле мәдрәсәсе белән мәшһүр була.

Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани мәгьлүматлары буенча, унсигезенче йөзнең башларында ук Кари­ле авылында татар дөньясына билгеле булган  шактый зур мәдрәсә эшләгән. Аның мөгаллиме Габдессәлам бине Хәсән әл-Ка­риле (Габдессәлам хәзрәт) була. Казан артының төрле авылларында имамлык иткән күп сандагы татар дин әһелләре шушы мәдрәсәдә Габ­дессәлам хәзрәттән дәрес алганнар. Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин Карилендә укыган чорында үзенең атаклы «Мелла Җами» китабын яза.

Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” хезмәтендә Кариле мәдрәсәсенә һәм анда дини гыйлем биргән мөгаллимнәргә, укыган муллаларга кагылышлы күп сандагы мәгълүматлар тупланган.

Октябрь революциясеннән соңгы чорда Ка­риле мәдрәсәсе биналары әле озак еллар мәктәп итеп файдаланыла. Аннары алар башка авылга күчерелә.

Бүгенге көндә авылда яңа мәчет эшләп килә. Авылның яңа иман йорты 20 ел элек салынды.

Мәдрәсә хакында мәгълүматлар

КАРИЛЕ мәдрәсәсе

Шиһабетдин Мәрҗани мәгьлүматлары буенча инде унсигезенче йөзнең башларында ук Кари­ле авылында татар дөньясына билгеле булган  шактый зур мәдрәсә эшли. Аның мөгаллиме заманының олы зыялысы Габдессәлам бине Хәсән әл-Ка­риле (Габдессәлам хәзрәт) була. Казан артының төрле авылларында имамлык итеп мәшhүр исем алган Сәгыйд бине Әхмәд әш-Шырдани, Сәлах бине Сәгыйд әл-Кили, Хәмид бине Мортаза әл-Әлдермеши, Муса бине Котлыгмөхәммәд би­не Мөхсин     әт-Түнтәри шушы мәдрәсәдә Габ­дессәлам хәзрәттән дәрес алганнар. Хәмид би­не әл-Әлдермеши соңыннан шушында мө­галлимлек итә. Аның шәкерте Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин Карилендә укыган чорында үзенең атаклы «Мелла Җами» китабын яза.

Чураш бине Чүәкәй Кариле мәдрәсәсендә белем ала, Богырыслан янындагы Колшәриф авылында имам була. Аның 1767 елда Кари­ле мәдрәсәсендә укыганда туган улы Габделла­тыйф бине Чураш шулай ук шушы мәдрәсәдә Габид бине Габделгазиз әл-Кәнәри хәлфәдә бе­лем ала, Богырыслан янындагы Мөэмин авылын­да имамлык итеп шөhрәт казана.    Р. Фәхретдин аның хакында: «Вәгазь вә нәсихәт остасы, үзе тәкъва вә суфый, холкы гүзәл, сөннәт илә гамәл итүчән бер зат иде» дип олылап яза.

Габид бине Габделлатыйф әл-Кенәри шулай ук Кариле мәдрәсәсенәң горурлыгы. Ул Габден­насыйр Курсави белән дустанә мөнәсәбәттә булып аралашкан. Монда 1780-1800 еллар ара­сында укыткан. Шушы чорда бер ара Арбаш­та да имамлык итеп алган. 1831 елның 10 авгус­тында хаҗ сәфәреннән кайтканда Кара дингездә параходта авырып үлә һәм Төркиянең Трабзон шәһәрәндә дәфенләнә. Замандашлары аны нечкә күңелле, оялчан, тәкъва зат иде дип искә алалар.

Норма авылыннан чыккан имамнар гаи­ләсендә туган Габделкәрим бине Габдулла би­не Солтан әл-Чалпыви да Кариле мадрәсәсе шәкәрте. Ул 1815 елда вафатына кадәр Бөгелмә төбәгендәге Чалпы авылында имам һәм мөдәррис була, «Мәгърифәт вә олуглык белән шөһрәтле булып, заманының күренекле шәхесләреннән иде»,- дип яза аның турында Р. Фәхретдин.

Китерелгән мисаллар Кариле мәдрәсәсенең татар дөньясына кылган игелеген шактый тирән итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Безнең як авыл­лары турында күп тарихи мәгълүматлар калдыр­ган рус елъязмачысы Н. Вячеслав та Карилендә зур мәдрәсә булуын әйтә, Габдессәлам хәзрәтне олылап искә ала.

XVIlI гасырнын ахырында инде олы яшьтәге Габдессәлам хәзрәт Минзәлә ягына күчеп китә һәм Мәлем авылында вафат була.

1912 елда Кариле авылыннан чыккан Оренбург бае Хәйретдин авылда мәдрәсә өчен махсус бина салдыра. Авыл өлкәннәре истәлекләрәндә ул бер-­берсенә капма-каршы итеп салынган ике зур агач йорт рәвешендә була. Игелекле бай мәдрәсәдә укыту өчен үз хисабына мөгаллим яллый. Әлеге истәлекләрдә ул Габбас хәлфә дип теркәлгән. Бу чорда мәдрәсә инде башка күп авыллардагы ке­бек яңа жәдиди ысул белән эшли. Дин нигезләре, әхлак кануннары белән рәттән исәп-хисап, дөньяви фәннәр буенча мәгълүматлар бирелә. Хәтта авыл мулласының улы Мөхәмматжанның хатынының яшертен генэ әз-мәз русча укыр­га өйрәтүен сөйлиләр. Ул Малмыж кызы бу­лып, атаклы меценат Мөхәммәткамал Мозаффа­ров нигезләгән өяз рус-татар мәктәбенең кыз­лар сыйныфында укыган булган. Әлеге мәктәптә соңыннан үзләре дә балалар укытуга, районы­бызда мәгариф эшенә нигез салуга зур көч куй­ган Габделхай Сөләйманов, Габделхәй Гафаров, Закир Хәйретдинов, бу төбәкнең башка күп егет-­кызлары да белем алган.

Октябрь революциясеннән соңгы чорда Ка­риле мәдрәсәсе биналары әле озак еллар мәктәп итеп файдаланыла, авыл халкына игелекле хезмәттә була.

                                                  Балтач энциклопедиясе

Кариле мәдрәсәсендә укыткан мөгаллимнәр исемлеге:

Рәфыйк бине Тәиб Әл Курсави- Габдессәлам бине Хәсән әл- Карилинең остазы.
Җәгъфәр бине Әднәкол әл-Әгерҗеви (№124 89 бит.)
Габделҗәлил бине Габдеррәшит бине Мөэмин бине Мөслим.
Мелла Җәгъфәр бине Ягъкуб  Әл-Әгерҗеви хаҗи Ахун.
Габделхәлим бине Зәйнелгабидин.
Мелла Габид бине Габделгазиз бине Гаиса Әл- Казан әл-Кенәри.
Чураш бине Чүәкәй бине Күгем бине укыгол. Күчмән әл- Колшәрифи.
 Габделллатыйф бине Чураш Кариле .
 Мелла Сәгыйдь бине Әхмәд бине Мөхәммәд бине Йосыф бине Габделгазиз бине Галикәй бине Габдерразак әш- Шырдани.
Габдеррәшид бине Мөхәммәд бине Габдулла бине Колмөхәммәд бине Акмөхәммәд бине Үтәш суфый бине Урманчы.
Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчүра бине Колаб. 1733 елда Кариледә китап яза.
Нәриман бине Сөләйман бине Мостафа әл Уфавый.  (№95.Әтисе “Асар”да тезмә әсәре бар).
Салих бине Сәгыйдь бине әл-Хәсән, әл- Кили Казанда зур мәдрәсә тоткан. II таш мәчеттә имам вә мөдәррис.
Хәмид бине Мортаза бине Нурмөхәммәд әл-Казани әл- Әлдермеши Казан шәһәрендә имам.
Таиб бине Уразай бине Имәкәй бине Бимкәй.
Вәлид бине Сәгыйдь әл Каргалый.
Мелла Муса бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт- Түнтәри хаҗи.
Зәйнеддин әл- Мәлеми.
Габделваһаб бине Бикмөхәммәд әл-Чакмагышый.Кияве - Афак бине Дустмөхәммәд.
Вәлид бине Максуд әл - Уфавый бине Байгура бине Тукгура бине Чукгура. (№63 51 бит. I том).
Габдеррәшид бине Мөхәммәд әл Хәнәфи Әш – Шөкри.
Гөбәйдулла бине Җәгъфәр бине әл - Әлмәти (90 бит. №126.)
Габделкәрим бине Габдулла бине  Солтан Әл – Чалкыви (Норма авылында туган)
Мелла Байморад бине Мөкәррәм.
Мелла Әбүбәкер бине Җәгъфәр Әл- Әгерҗеви мелла Габеллатыйф бине Габдеррәхим әл - Гайтугани
Мелла Габделлатыйф бине Әдхи бине Әбүбәкер бине Тукай әл-Бүкәли (Юллык авылы имамы)
Мелла Фәхретдин бине Габдрахман бине Морадым әл- Бахтыйри
Хисаметдин бине Сәйфулла бине Морадым әл- Әлүви
Мелла Сәгыйдь бине Хәмид Әл- Бәрәскәви.

Кариле мәдрәсәсендә XVIII гасырда (1700-1800 нче елларда)  язылган китаплар исемлеге:

Мелла Җәгъфар бине Ягъкуб бине Аднакол әл-Әгерҗевинең Казан төбәгендә кулдан язган “Коръән” нөсхәләре бар.
Габделлатыйф бине Чураш бине Чүәкәй бине Күгем бине Күмән: “Гакаид шәрхе”(1794).
Чураш бине Чүәкәй бине Күгем бине Күчмән: “Каһестани” (1764)
Мулла Сәгыйдь бине Әхмәд бине Мөхәммәд бине Йосыф бине Габделгазиз бине Галикәй бине Габерразак Әш-Шырдани :“Шәрех фараиз”
Габдеррәшид бине Мөхәммәд бине Габдулла бине Колмөхәммәд бине Акмөхәммәд бине Үтәш суфый бине Урманче: “Шәрхе Җами” (1776).
Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин:”Мулла Җами”
Габделҗәлил бине Габдеррәшид бине Мөэмин бине Мөслим:1773 елда Габдессәлам бине Хәсән хозурында бер китап язып тәмам итә.
Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчүрә бине Колаб: “Сарыф вә телгә караган бер китап язып Габдессәлам мәдрәсәсендә тәмамланган.(1733)
“Бидаи” вә “Шәрхе Габдулла”
“Гавамил”
“Әнәмүзәҗ”
“Ифтишах”(1769)
“Мелла Җами” (1772)
1773 нче елда язылган китап
Габдеррәшид әш-Шөкри: “Мелла Җами” (1776).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана