Мөфти “Казан Кремле” музей тыюлыгы хезмәткәрләрен котлады

23 декабрь 2014 ел 17:26
Мөфти “Казан Кремле” музей тыюлыгы хезмәткәрләрен котлады

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Корстон”да “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешыгу 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Шулай ук аның белән беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр әлеге чарада булды.

20 ел элек хөкүмәт тарафыннан “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы гамәлгә куелды. Шушы ике дистә ел вакыт эчендә Казан Кремле Татарстанның үзенчәлекле тарихи һәм мәдәни үзәгенә әверелде. Биредә республиканың дөнья күләмендә һәм Россия масштабында оештырылган күргәзмәләре, күркәм чаралары уздырыла. Биредә тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр хәзерге заман белән очраша.

Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән  “Казан Кремле” музей тыюлыгы хезмәткәрләренә алга таба да гыйльми-тикшеренү, мәгърифәтчелек, белем тарату юнәлешендә яңа үрләр яулауларын теләде. “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевага мөселманнар өчен изге урын саналган Кәгъбәтулланың  кечерәйтеп эшләнгән макетын бүләк итте.  

 “20 ел дәвамында “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, Идел буе мөселманнары  цивилизациясе белән таныштыра, мирасыбызны дөньяга таныта.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе буларак, Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Әлеге музей хезмәткәрләре Ислам динен өйрәтүгә, халыкка җиткерүгә һәм мөселманнар тормышына багышланган күргәзмәләр оештыруга зур өлеш кертәләр.

Ислам мәдәнияте музееның Кол Шәриф мәчетендә урнашуы аның рухи яктан мөһимлеген, әһәмиятен тагын да күтәрә. Нәкъ менә биредә динебез тарихы, ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тормышы, беренче басма Коръәннәр, мәшһүр татар галимнәре хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Музей экспонатлары Идел буенда таралган Ислам дине йогынтысында  безнең җирлекнең, милләтебезнең рухи һәм мәдәни яктан зур үсешкә ирешүен ачык күрсәтә”, -диелә мөфтинең “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә юллаган котлавында.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана