ТР МДН вәкилләре Әлмәткә эшлекле сәфәр кылды

24 декабрь 2014 ел 13:43

23 декабрьдә РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов, ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин  Әлмәт шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.

Кунаклар Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә булды. Аның каршында эшләп килүче Әлмәт ислам мәдрәсәсенең эшчәнлеге белән танышты. Рафик Мөхәммәтшин мәдрәсә укытучылары белән очрашуында ТР МДНнең дини беләм өлкәсендә алып барылган үзгәрешләр турында сөйләде. “ТР МДН дини укыту системасын үзгәртеп кору бара.  Бердәм стандартлар эшләнде. Әлмәттә республикада иң эре мөселман уку йортларының берсе урнашкан, шуңа күрә биредә мәгариф системасының тиешле дәрәҗәдә булу безнең өчен бик мөһим”, - дип билгедә ул. Әлеге уку йорты шәкертләренең Россия ислам институтында күптән түгел узган ислам дәресләре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпида да  призлы урыннар алуы да күп әйбер турында сөйли.

Әлмәт районы имам-мухтасибы, Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе директоры Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны уку йортында алып барылган эшчәнлек белән якыннан таныштырды. Очрашуда шулай ук проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышуда булды. Мәдрәсә шәкертләре белән очрашуда ТР МДН вәкилләре аларның сорауларына җавап бирде. Киләчәктә белемнәрен Россия ислам университетында дәвам итәргә теләүчеләргә үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Эшлекле сәфәр кысаларында кунаклар Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Сәлихов белән очрашып,  райондагы дини вәзгыять турында сөйләште. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие исеменнән Мәҗит Сәлиховка Коръяннең яңа басмасын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана