«Авылым мәчете» фотоконкурсында Ютазы һәм Арча мәчетләре беренче урынны алды

24 декабрь 2014 ел 15:10

Азнакай мөхтәсибәтенең  aznislam.ru сайты оештырган «Авылым мәчете» фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурста республиканың 9 районыннан 14 авыл мәчете катнашты. 5500 кеше он-лайн тавыш бирде.

Иң күп интернет тавышны Ютазы районы Кече Урыссу авылы мәчете фотосы җыйды, авторы Алинә Шәрифуллина.

Шулай ук фотоларны бәйсез жюри бәяләде. “Иң яхшы авыл мәчете фотосы” номинациясендә беренче урынны Арча районы Яңа Кырлай авылы мәчете фотосы (фотоны 13 яшьлек Таңсылу Сабирова төшергән) алды.

Фото татар авылы рухын чагылдырганы өчен югары бәяләнде. Заманча мәчетләр белән чагыштырганда бу иске мәчет бик җыйнык. Калкулык өстенә салынган иман йорты күп еллар дәвамында бик күркәм сакланып, авыл горурлыгы булып торуын дәвам итә.  Иман йорты авыл халкының үткәне белән бүгенгесен бәйли. Шул рәвешле бу фото конкурсның төп темасын – авылым мәчете дигән сүзләрне ачып бирә.

Беренче урыннарны алучыларга 3000 сумлык бүләк сертификатлар тапшырылды, башкаларга да бүләкләр өләшенде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана