“Шура” дини альманахының җиденче саны дөнья күрде

25 декабрь 2014 ел 11:36

 Альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид  уңаеннан котлавы белән ачылып китә. Котлауда: “Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора. Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!” – дигән сүзләр язылган.

Журналдан мәүлидкә бәйле күп сандагы язмаларны укырга мөмкин. Шулай ук анда имамнар өчен җомга вәгазьләре урын алган. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан язмалар да шактый.

“Фән” рубрикасы тулысынча динебез үсешенә зур өлеш керткән татар дин галимнәренә, инкыйлабка кадәрге татар муллаларының тормышына, мәшһүр хәзрәтләрнең мирасына багышланган.

“Касыйдәи Бөрдә” тексты белән танышырга була. Басма ахырында “Бәдавам” китабының иске татар телендәге нөсхәсе урнаштырылган. Шулай итеп “Шура” альманахы рухи мирасыбыз саналган хезмәтләрне дә халыкка җиткерә.

“Әдәбият”, “Догалар”, “Мөфти фәтвалары”, “Татар телен өйрәнәбез”  һәм башка күп сандагы рубрикалары рухи кыйммәтләребезне дәгъватлый.

“Шура” альманахын “Хузур” нәшрият йорты әзерләп бастырды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана