Татарстанның Теләче районында инвалид балалар приюты рәсми төстә ачыла

25 декабрь 2014 ел 16:36

4 гыйнварда Татарстанның Теләче районы,  Иске Җөри авылында инвалид балалар приюты рәсми төстә ачыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең алдагы өч елга планлаштырылган социаль эшләре кысаларында ятим һәм авыру балалар өчен приют булдырылды.

2014 елның 22 ноябрендә приютка физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кабул ителә башлады. Хәзерге көндә биредә бик авыр сынауларга дучар булган 3-18 яшьлек 10 бала тәрбияләнә. Алар төрле диагнозлы булудан тыш, әти-әниләреннән мәхрүм калганнар.  Күбесен әтиләре, әниләре ташлап киткән.

Приютны гамәлгә куючылар алдында бик зур бурыч тора. Бу балаларны тормышка яраклаштырып үстерергә, аларга  өй җылысын бирергә, бөтен авырлыкларын җиңеләйтергә кирәк.

Моның өчен приютта бар шартларны тудыру каралган. Тернәкләндерү, релакс, массаж бүлмәләре булдырылган. Балалар “тере почмак”та төрле җәнлекләрне карый, алар белән уйный алалар.

Приютта балаларны өлкәннәр тормышына әзерләү нияте дә куелган. Шуңа күрә һәркайсына юридик ярдәм итү оештырылган, ятимнәргә тиешле барлык социаль ташламаларны файдаланырга өйрәтәчәкләр. 

Приют ишекләре барча кешегә ачык.  Гаиләләр белән килергә һәм биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашырга  мөмкин. 

Аралашудан тыш балаларның көндәлек кирәк-яракларга ихтыяҗлары бар. 7715 номерына “НУР” сүзен юллап акчалата ярдәм күрсәтергә мөмкин. Башкалада яшәүчеләр приютта тәрбияләнүчеләр өчен көндәлек гигиена кирәк-яракларын, хәйрия акчаларын “Ярдәм” мәчетенә алып килә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана