Бүген “Корстон”да ТР президенты Рөстәм Миннеханов катнашында ТР муниципаль берәмлекләр җыенының IX корылтае үтә. Аның эшчәнлегендә район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре катнаша. Корылтай кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Делегатлар үтеп баручы елга нәтиҗә ясаячак, 2015 елда булачак президент сайлауларына әзерләнү мәсьәләләре каралачак. Форумда Рөстәм Миннеханов муниципаль берләшмә вәкилләренә дәүләт бүләкләре дә тапшырыр дип көтелә.