“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды 2014 елга нәтиҗә ясады

26 декабрь 2014 ел 15:06

25 декабрьдә “Ярдэм” хәйрия фонды 10 еллыгы уңаеннан “Ярдәм” мәчетендә журналистлар һәм татар җәмәгать эшлеклеләре белән очрашу үткәрде.

Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов кунакларга 2014 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Ул фондны оештыру тарихы, беренче авырлыклар һәм уңышлар турында сөйләде. Сукырларның тормышын тагы да уңайлы итү өчен барлык шартлар да булуы турында әйтте.

Очрашуда бернигә дә карамастан үзләренең хыял-максатларын тормышка ашырган сукырлар тәҗрибәләре белән бүлеште.

Яңа проектлар арасында – авыру балаларга махсус бүлмә булдыру. Инвалидлар җәмгыяте белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. ZURKAZAN типографиясендә алар өчен эш урыннары булдырылган.

2015 ел да фонд өчен яңа вакыйга-проектларга бай булачак дип белдерде җитәкчелек. Мәсәлән, 2015 елның 4 гыйнварында Теләче районында инвалид балалар өчен приют ачу,  “Сөләйман” мәчете каршында наркомания, алкоголизм кебек куркыныч чирләр  белән иза чигүче кешеләргә бушлай тернәкләндерү курслары оештыру каралган.

Гомумән, очрашуда җанлы аралашуга һәм  яңа теләк-тәкъдимнәргә дә урын булды.

.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана