Кол Шәрифтә тәүлек дәвамында Коръән укый башлыйлар

26 декабрь 2014 ел 15:50

2 гыйнварда татар Коръән-хафизлары  Казан үзәгендәге  Кол Шәриф мәчетендә Изге китапны тәүлек дәвамында укый башлыйлар. Бу вакыйга республика өчен генә түгел, бөтен Россиягә үзенчәлекле күренеш. Чөнки бездә өзлексез Коръән уку беренче мәртәбә оештырыла.  

Кол Шәрифтән ТР МДНнең сайты - dumrt.ru да һәм биредә  http://radioazan.ru/quran/  онлайн-трансляция алып бару көтелә.   

Татарстан мөселманнары һәр көн мәшһүр Кол Шәриф мәчетеннән  Изге китап аятьләре яңгыравы, догалар кылу илебезгә, барча халыкка бәрәкәт алып килсен дип телиләр.    

Коръән укый башлау чарасында Татарстан дин әһелләре, мәртәбәле кунаклар катнаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана