Хәләл үзәк - мөселманнарга зур бүләк

29 декабрь 2014 ел 14:33

Чаллы шәһәренең 27нче бистәсендә Татарстанда беренче Хәләл үзәк эшли башлады. Биредә тәкъдим ителгән барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетында сертификация үткән. Сәүдә үзәгендә хәләл продукция белән сату итәргә теләгән кешеләр өчен урын җитәрлек. Үзәкнең гомуми мәйданы 600 кв. метр. Әлегә 30 артык җитештерүче эшли. Алар өчен барлык уңайлыклар тудырылган: юыну, аш бүлмәләре, намаз уку урыны.

“Әле кайчан гына хәләл ризыклар сата торган бер кечкенә генә кибет, кафе ачылса да шатлана идек. Ә Хәләл сәүдә үзәге ачылу шәһәр мөселманнары өчен бик тә мөһим вакыйга. Биредән һәр әйберне шикләнмичә зур канәгатьлек белән аласың. Барсы да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетында тикшерү үткән.  Шундый  зур, яңа эшне үз өстенә алып уңышлы башкарып  чыгучы дин кардәшебезнең  ошбу гамәлен  мин зур батырлык дип атар идем”, - дип билгеләде Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла ачылыш тантанасында.

Үзәк ялсыз 8.00-20.00  кадәр эшли. Адресы: 27/09А ( “Сөембикә” мәчете янында). Тел. 89178585553;  8(8552) 451177

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана