Сөләйман мәчетенә 15 яшь

29 декабрь 2014 ел 15:17

27 декабрьдә Казанның Левченко бистәсендә Сөләйман мәчетенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы үтте. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, Сөйләйман мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Казан шәһәренең телләрне үстерү һәм иҗтимгый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, мәчеткә килүчеләр һәм чакырылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында Сөләйман мәчетенең тарихы һәм анда озак еллар эзлекле социаль эшчәнлек турында сөйләде. Ул мәчетне үсешенә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде.

Казан мэриясы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре Илдар хәзрәт Баязитовка һәм мәхәллә активистларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, 2015 елда Сөләйман мәчете каршында тернәкләндерү үзәге эшләячәк. Анда алкоголизм, наркомания кебек начар чирләрдән иза чигүчеләр дәваланачак.

Сөйләман мәчетенең 15 еллыгы уңаеннан “Зурказан” типографиясе “Сөләйман мәчетенә 15 яшь” дип исемләнгән китап чыгарды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана