Россия тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге мөфтигә рәхмәт белдерде

30 декабрь 2014 ел 09:02

Россия тышкы эшләр министрлыгы БМО, Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешма (ОБСЕ)  кебек дәрәҗәле халыкара оешмалар уздырган чараларда катнашкан өчен ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтен белдерде.

“Россиянең рәсми делегацияләре белән нәтиҗәле эшләвегез күпкырлы диалоглар алып баруда Россия  тәкъдимнәрен ныгытты”, - дигән сүзләр язылган Россия тышкы эшләр министрлыгының иҗтимагый оешмалар, парламентлар, федерация субъектлары белән эшләү департаменты Олег Васнецов.

Камил хәзрәт ел дәвамында күп сандагы чит илләрдә булып, үзара хезмәтәшлек кору, Татарстанның дини тарихын, рухи мирасын таныту ниятеннән сөйләшүләр алып барды, очрашуларда катнашты. 

Мәсәлән, 18 сентябрьдә, Женевада БМО советы сессиясе үздырылды. Сессия кысаларында "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" («Ислам религия  мира:   гармоничное   сосуществование   конфессий»)  дигән темага сөйләшү оештырылды. "Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башкалар катнашты.

“Түгәрәк өстәл” Татарстанның  динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вәзгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән җентекләп таныштырды.

25 ноябрьдә Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Женевада Берләшкән милләтләр оешмасының дини һәм аз милләтләр сораулары буенча форумы җиденче сессиясендә катнашты.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана