Ак мәчет мәдрәсәсендә интеллектуаль уен үтте

30 декабрь 2014 ел 13:48

29 декабрьдә Ак мәчет мәдрәсәсендә “Брейн-ринг” интеллектуаль-танып белү уены үтте. Чара мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевның сәләмләү сүзләре белән башланып китте.

Уенда көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре студентларыннан тупланган  3 команда катнашты.

Интеллектуаль уен 3 этаптан торды: алып баручы сорауларына команда белән җавап эзләү, кыска вакыт эчендә видеосорауга җавап бирү һәм капитаннар ярышы. “Брейн-ринг”ны карарга һәм яраткан командалары өчен җан атарга килүчеләр белән дә күңелле  уеннар үткәрделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны читтән торып уку бүлеге студентлары яулады, икенче –көндезге бүлек һәм өченче урынга кичке бүлек студентлары командасы лаек дип табылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана