Яшьләр түгәрәк өстәлдә катнаштылар

31 декабрь 2014 ел 14:12

30 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Өстәл артында телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге белгечләре, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясенең яшьләр эшләре бүлеге, РИИның тәрбия эшләре буенча проректоры, Казан рухи семинариясе ректоры ярдәмчесе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе катнашты.

Очрашуда яшьләр оешмаларының интернет челтәрендә максатчан эшен оештыру мәсьәләләре каралды.  Сөйләшүдә катнашучылар эш төркеме булдырып, җәмәгатьчелекне борчыган сорауларга җавап табу юлларын эзләде һәм киләсе елга эш планнарын барлады.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана