Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия дин әһелләрен Болгарга Мәүлид бәйрәменә җыйды

03 гыйнвар 2015 ел 19:00

Бүген, 3 гыйнварда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Болгарда икенче мәртәбә зурлап Мәүлид бәйрәме оештырылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне уңаеннан “Ак мәчет”тә үткәрелгән дини чарага Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре, рәсми вәкилләр, мәртәбәле кунаклар җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,   Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.  Төмән, Самара, Ульян, Пеньза, Волгоград, Пермь, Түбән Новгород, Дагыстан, Ямал-Ненецкий автоном округы, Ханта- Мансийский автоном округы - барлыгы 20гә якын төбәктән мөфтиләр килгән иде.

Иң әүвәл барлык дин әһелләре бергәләп мәчеттә өйлә намазын укыдылар. Намаздан соң Мәүлид бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ән-Нәби бәйрәме – татар халкы уздыра торган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булуын билгеләп узды. Бабайларыбыз һәм әбиләребез бу көнне мәчетләргә, өйләргә җыелганнар, салаватлар әйткәннәр, Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көненә багышлап касыйдаләр укыганнар.

“Мәүлид көнендә без Аллаһ Рәсүленең дөньяга килүенә шатлык белдерәбез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Юныс” сүрәсендә әйткән:  “Ий Мөхәммәд г-м! Кешеләр Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәтенә шатлансыннар!” Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә  Мөхәммәд Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Раббыбызның  рәхмәтләренең иң зурысы.  Чөнки Раббыбыз Коръәндә шулай дигән: “Ий Мөхәммәд г-м,  Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек. Шулай булгач, без бу көндә шатлыгыбызны белдерергә, Аллаһы Тәгаләдән догалар кылырга, әҗер-саваплар сорап, шөкерләр әйтик”, - диде Татарстан мөфтие.

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев   Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искә төшерде. Моңар Болгарның дини –рухи мирасы нигез булуын билгеләп үтте. Республика Дәүләт Киңәшчесе журналистлар сорауларына җавап биргәндә, беренче тапкыр Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә җитәрлек нигез булмаган иде, дип белдерде. “Болгар җиренең ислам кабул итү урыны булуы исемлеккә кертү карарын кабул иткәндә зур роль уйнады”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Бәйрәмдә мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә багышланган касыйдә укылды. Чараны "Ак мәчет" имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов алып барды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана